Folk Tale

Әтәч белән Төлке

LanguageTatar
OriginRussia

Төлке бервакытны агач яныннан үткәндә күрде: агач башында бер Әтәч утыра.

Әтәчкә әйтте:

— Әй, дус, агач башыннан төшмисеңме, җәмәгать булып, бергә намаз укыр идек,— диде.

Әтәч әйтте:

— Әле хәзер дә имам агач артында йоклап ята, имамны уят! — диде.

Төлке карады, күрде: агач артында бер эт ята. Курыкты, качып китә башлады.

Әтәч әйтте:

— Кая барасың, җәмәгать булып, намаз укырбыз,— диде.

Төлке әйтте:

— Тукта, сабыр ит, тәһарәтем бозылды, тәһарәт яңартып килим,— диде дә койрыгын күтәреп сызды.


Text view