Folk Tale

Арыслан, Бүре, Төлке

ATU50
LanguageTatar
OriginRussia

Бервакытны Арысланга сырхау тиде. Барча ерткыч хайваннар Арысланның хәлен сорарга килделәр. Ләкин Төлке килмәгән иде. Бүре барып Арысланга Төлкене яманлады. Арыслан Бүрегә әйтте:

— Төлке килсә, син миңа хәбәр бир! — диде.

Ул арада Төлке килеп җитте. Бүре тиз үк Арысланга барып әйтте.

Икенче ерткыч хайваннар моны Төлкегә белдерделәр:

— Бүре сине Арысланга барып яманлады,— диделәр.

Арыслан Төлкене чакырып китерде, әйтте:

— Син кайда идең, күренмәдең? — диде.

Төлке әйтте:

— Синең авырганыңны ишетеп, сиңа дару эзләргә бардым,— диде.

Арыслан әйтте:

— Соң ничек, дару таптыңмы? — диде.

Төлке әйтте:

— Һичбер дару табып китермәдем, ләкин шуны әйттеләр: «Бүренең арт аягындагы сеңерен алып, шул Бүре сеңере белән дару итсәң, шаятҺ, терелер идең»,— диде.

Арыслан Бүрене тотты, арт аягын ярды да сеңерен өзеп алды. Бүренең аягы канап китте. Төлке кычкырды:

— Кая барасың, кызыл ыштан?! — диде.


Text view