trans-9101

Торна белән Төлке

ATU60
LanguageTatar
OriginRussia

Торна белән Төлке дус булдылар, ди, ашка дәшештеләр, ди. Әүвәле Төлке дәште, ди. Тары боткасы пешерде, ди. Тары боткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди. Торнаны дәшеп килде, ди.

— Аша, кунак,— дип әйтте, ди, Төлке.

Торна «тук» иттереп чукый, ди, бер ярма да эләкми, ди. Төлке үзе ялап кына ала икән. Шуннан Торна әйтте, ди:

— Төлке дус, син сыйладың, инде мин сыйлармын. Чакыргач, барырсың,— дип әйтте, ди.

Торна пешерде, ди, сөтле чумар. Аны состы, ди, гөбегә. Килеп дәште, ди, Төлкене кунакка. Төлке китте, ди, кунакка. Ашарга утырдылар, ди. Төлкенең авызы шулпага гына җитте, чумарга җитми, ди. Торна үзе «тук» иттереп чумарын гына эләктереп ала, ди. Шуннан әйтте, ди:

— Төлке дус, син дә сыйладың, мин дә сыйладым, бик рәхмәт, — дип әйтте, ди.


Download XMLDownload textStory